РФ Конституция суды "Аучылык турында һәм аучылык ресурсларын саклау турында һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" федераль закондагы аерым номаларның Конституциягә туры килүен тикшерде

"Румелко-Спортинг" спорт-аучылык клубы" коммерциясез партнерлыгының шикаяте белән бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Конституция суды"Аучылык турында һәм аучылык ресурсларын саклау турында һәм РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 24 июлендәге 209 санлы федераль закондагы (алга таба закон) аерым номаларның Конституциягә туры килүен тикшерде.

РФ Конституция суды игътибарын аучылык ресурсларын авырулардан яклау буенча чаралар үткәрү өчен ветеринар препаратлар кем хисабына сатып алынырга тиеш, дигән сорау җәлеп иткән.
Законның бәхәс чыгарган нормасы нигезендә, беркетелгән аучылык җирләрендә аучылык ресурсларын авырулардан яклау буенча чаралар үткәрү ау хуҗалыгы килешүләрен төзегән юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан тәэмин ителә.

2018 елның 30 мартындагы 14-П санлы карарында суд әлеге нигезләмәләрне Конституциягә каршы килә, дип тапкан һәм алар беркетелгән аучылык җирләрендә аучылык ресурсларын авырулардан яклау буенча эпизоотиягә каршы чаралар үткәрү өчен каралган ветеринария даруларын сатып алырга бурычлы субъект турындагы сорау да билгесезлек тудыра.

Шул рәвешле нормалар аучылык ресурслары һәм аучылык ресурсларын саклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрнең төрле катнашучыларына әлеге бурычны ирекле рәвештә йөкләргә мөмкинлек бирә.

Суд билгеләп үткәнчә, бу хокук куллануда җитди чыгымнар китереп чыгара, ә аларны конституцион-хокукый аңлатма ярдәмендә бетереп булмый. Мондый җайга салу исә хокукый дәүләт принципларына җавап бирми.

Федераль закон әлеге билгесезлекне бетерергә тиеш.

Кирәкле үзгәрешләрне керткәнче, алда аталган дарулар бюджет акчалары хисабына дәүләт хакимияте органнары тарафыннан сатып алынырга тиеш.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:31

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International