Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы шуңа игътибар итә, 2016 елның 2 кварталында РФ Югары судының суд практикасы күзәтүендә табигать саклау һәм табигатьтән файдалану турында закон нигезләмәләрен куллану буенча аңлатмалар бар

РФ Югары суды, судан файдалану буенча тиешенчә рәсмиләштерелгән шартнамә булмаган аркылы, су объекты (елга, инеш) төбенең табигый билгеләреннән түбәнрәк урнашкан торбаүткәргечләрнең су асты күчешләрен эксплуатацияләү максатларында су объекты аваториясеннән файдалануның законлылыгы турында аңлата.

Аерым алганда, су объектының акваториясен файдалану торбаүткәргечләрнең су асты күчешләренә хезмәт күрсәткәндә, аларны тикшергәндә, караганда, сынаганда, закон таләпләре нигезендә торбаүткәргечләр эшенең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан ремонтлаганда, шулай ук линия объектларының сак зоналарын урнаштыру өчен гамәлгә ашрылырга мөмкин, сак зонасы булу билгеләнгән тәртиптә су объекты акваториясен һәм хуҗалык эшчәнлеген файдалануда чикләүләрне күздә тота, шул исәптән, торбаүткәргечләрнең су асты күчешләрен тиешенчә эксплуатацияләүне боза яисә аларның зраралануына китерә алган теләсә нинди гамәлләр башкаруны тулысынча тыюны.
Су объекты төбенең табигый билгеләреннән түбәнрәк урнашкан торбаүткәргечләрнең су асты күчешләрен эксплуатацияләү максатларында су объекты акваториясеннән файдаланган вакытта Россия Федерациясе Су кодексының 11 ст. 1 өлешендәге судан файдалану шартнамәсен төзү зарурлыгы турындагы гомуми кагыйдә кулланылырга тиеш, дип аңлатыла.

Димәк, судан файдалану шартнамәсен төзүдән башка, су объекты (елга, инеш) төбенең табигый билгеләреннән түбәнрәк урнашкан торбаүткәргечләрнең су асты күчешләрен эксплуатацияләү максатларында су объекты акваториясеннән файдалану судның мондый файдалануны законсыз, дип тануы өчен нигез булып тора.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 11:04

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International