Мәсәлән, РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 23 августындагы1398 номерлы карары нигезендә, җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу өлкәсендә федераль башкарма хакимият органнарының вәкаләтләрен төгәлләштерү өлешендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертелде.
Карар нигезендә лицензияләрне рәсмиләштерү һәм бирү, файдалы казылма ятмаларын ачу фактын билгеләү, җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукы өчен аукционнарда намуссыз катнашучылар реестрын алып бару, җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукы бирү мәсьәләләре җайга салына.
Әлеге карар 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Соңгы яңарту: 2022 елның 21 марты, 22:18