Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 мартыннан җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен Табигать байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык билгеләгән даими түләү ставкаларының төгәл күләменең актуальләштерелгән тәртибе гамәлгә кертелә

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2021 елның 30 мартындагы 214 номерлы боерыгы нигезендә җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен даими түләүләрнең төгәл ставкаларын билгеләү тәртибе расланды.

Җир асты байлыкларыннан файдаланган өчен даими түләү ставкаларының күләме икътисадый-географик шартларга, җир асты байлыклары кишәрлеге зурлыгына, файдалы казылма төренә, эшләрнең дәвамлылыгына, территориянең геологик яктан өйрәнелү дәрәҗәсенә, куркынычлык дәрәҗәсенә карап билгеләнә.

РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының шундый ук тәртип расланган 2014 елның 7 мартындагы 134 номерлы боерыгы үз көчен югалткан дип санала.

Әлеге боерык 2028 елның 28 февраленә кадәр гамәлдә булачак.

Соңгы яңарту: 2022 елның 21 марты, 22:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International