Казан районара табигать саклау прокуратурасы аңлата - "Махсус саклана торган табигать территорияләре турында" федераль законга үзгәрешләр кертелде

"Махсус саклана торган табигать территорияләре турында" федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 3 августындагы 321-ФЗ санлы федераль закон белән түбәндәге үзгәрешләр кертелде:

· федераль милектә булган тыюлыклар һәм милли парклар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре һәм табигать ресурслары тартып алынырга тиеш түгел;

· тыюлыклы җирләрнең максатчан билгеләнешен үзгәртү, яңа спорт корылмалары - капиталь төзелеш объектлары, үләт базлары (биотермик чокырлар) урнаштыру, җитештерү һәм куллану калдыкларын урнаштыру объектларын төзү тыела; 

· милли парклар территорияләрендә рекреация эшчәнлеген гамәлгә ашыручы җир кишәрлекләре арендаторларына ел саен хайваннарга, үсемлекләргә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян салуны булдырмау буенча чаралар күрү бурычы йөкләнә; 

· әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторларының вәкаләтләре тәгаенләнә; 

· махсус саклана торган табигать территорияләрендә булу тәртибе билгеләнә.  

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 09:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International