БМО Генераль ассамблеясы расланган халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Казан районара табигать саклау прокуратурасы коррупциягә каршы законнар җыелмасының нигезләмәләрен аңлата

"Коррупциягә каршы көрәш турында" 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ санлы федераль законның 1 ст. 1 өлеше нигезендә, коррупция - ул хезмәт урыныннан законсыз файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән законсыз файдалану, коммерцияле сатып алу яисә үзе яки өченче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милектән файда алу максатларында, җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, физик затның үзенең урындагы хәленнән законсыз файдалануы яисә мондый файданың әлеге затка башка физик затлар тарафыннан ясалуы, шулай ук әлеге гамәлләрнең юридик зат исеменнән яки аның мәнфәгатьләреннән чыгып кылынуы.

Әлеге Федераль законның 12 статьясындагы 4 өлеше нигезендә, эш бирүче Россия Федерациясе норматив хокукый актлары белән билгеләнгән исемлектәге дәүләт яки муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән гражданин белән, аны дәүләт яки муниципаль хезмәттән эштән чыгарганнан соң, ике ел дәвамында йөз мең сумнан артык бәядә эшләр башкаруга (хезмәтләр күрсәтүгә) хезмәт яки гражданлык-хокукый шартнамә төзегән очракта, ун көн вакыт эчендә мондый шартнамә төзү турында соңгы эш урыны буенча дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне яллаучыга (эш бирүчегә) Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнгән тәртиптә хәбәр итәргә тиеш.

Законның әлеге таләбен үтәмәгән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне яисә элекке дәүләт яки муниципаль хезмәткәрне хезмәт эшчәнлегенә законсыз җәлеп итү" 19.29 статьясы буенча гражданнарга - 4 мең сум күләмендә, вазыйфаи затларга - 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу рәвешендә административ җаваплылык каралган.

 

РФ Җинаять кодексы ришвәт алган өчен дә, ришвәт биргән өчен дә һәм ришвәтчелектә катнашкан өчен дә җинаять җаваплылыгын күздә тота.

Ришвәт акча, кыйммәтле кәгазьләр, бүтән мөлкәт рәвешендә яисә мөлкәти характердагы законсыз хезмтләр күрсәтү рәвешендә яки башка мөлкәти хезмәтләр күрсәтү рәвешендә булырга мөмкин.

Ришвәт биргән яисә ришвәтчелектә арадашчылык кылган зат, җинаятьне ачуга, тикшерүгә һәм (яки) чик куюга актив булышкан очракта яисә аңа карата вазыйфаи зат ягыннан янап ришвәт таләп итү факты булса, яисә җинаять кылганнан соң, зат үзе әлеге факт буенча җинаять эше кузгату хокукы булган органга ирекле рәвештә хәбәр итсә, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International