Казан районара табигать саклау прокуратурасы экологик җыем суммасын түләү тәртибен аңлата

2016 елның 22 октябрендә "Экологик җыем суммасын исәпләү формасын раслау турында" 2016 елның 22 августындагы 488 санлы Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт карары үз көченә керде.

Экологик җыем куллану үзлекләрен югалтканнан соң утильләштерелергә тиешле тауарны (төргәкләрне дә кертеп) җитештерүчеләр, импортерлары тарафыннан утильләштерелергә тиешле тауарларның утильләштерү нормативы билгеләнгән һәр төркеме буенча түләнә. Экологик җыем суммасын исәпләү түләүчеләр тарафыннан Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органнарына гади электрон имза куелган электрон документлар рәвешендә, яисә кәгазьдә тапшырыла.

Экологик җыем суммасын исәпләү формасы ике бүлектән тора: беренче бүлектә әзер тауарлар, шул исәптән мондый тауарларның төргәкләрен җитештерүче, импортеры турында гомуми мәгълүмат китерелә, икенчесендә экологик җыем суммасы исәпләнә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 10:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International