Казан районара табигать саклау прокуратурасы 2016 елның 1 октябреннән урманнарны саклау турында хисапның һәм урманнарны яклау турында хисапның яңа формасы кертелүен аңлата

"Урманнарны саклау турында хисап һәм урманнарны яклау турында хисап тапшыру тәртипләрен билгеләү турында" 2016 елның 23 июнендәге 362 санлы Россия Табигать ресурслары министрлыгы боерыгы кабул ителде, аның белән 2016 елның 1 октябреннән урманнарны саклау турында хисапның һәм урманнарны яклау турында хисапның яңа формасы кертелә.
Урманнарны саклау һәм урманнарны яклау турында хисаплар квартал саен, хисап чорыннан соң килгән айның унынчы числосыннан соңга калмыйча, тапшырыла.
Хисаплар, РФ Урман кодексы нигезендә, урманнардан файдалануны, шулай ук урманнарны яклау һәм саклау чараларын гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан тапшырылырга тиеш.
 Хисап кәгазьдә турыдан-туры яисә дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре аша яисә электрон имза куелган электрон документ рәвешендә гомуми кулланылыштагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән "Интернет" челтәрен, дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын файдаланып тапшырыла.

"Урманнарны саклау һәм яклау турында хисап тапшыру тәртипләрен һәм аның формаларын билгеләү турында" 2015 елның 23 мартындагы 129 санлы Россия Табигать ресурслары министрлыгы боерыгы үз көчен югалткан дип танылды.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 10:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International