Оешма һәм предприятие җитәкчеләре өчен белешмәләр

 I һәм II класска караган куркыныч калдыкларны барлыкка китерүчеләр игътибарына!

«Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе (алга таба — федераль оператор, «ФЭО» ФДУП) мәгълүмат җиткерә: 2022 елның 1 мартыннан куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итү «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 24.06.1998 № 89-ФЗ федераль законның (алга таба — 89-ФЗ номерлы федераль закон) 14.4 статьясы таләпләрен исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

Шуңа бәйле рәвештә милектә яисә башка законлы нигездә куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыкларны зарарсызландыру һәм (яки) урнаштыру объектлары булган юридик затлар бу калдыклар белән мөстәкыйль эш итәләр. Башка очракларда хуҗалык эшчәнлеге һәм (яки) башка эшчәнлекләре нәтиҗәсендә куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыкларны барлыкка китергән шәхси эшкуарлар, юридик затлар (алга таба – калдык барлыкка китерүче затлар) әлеге калдыкларны I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча федераль операторга (алга таба — федераль оператор)  I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы шартнамәләр нигезендә тапшыралар.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча федераль операторны билгеләү турында» 2019 елның 14 ноябрендәге 2684-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә, «Росатом» дәүләт корпорациясе предприятиесе булып торган «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе  Россия Федерациясе территориясендә I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор (алга таба – федераль оператор) буларак билгеләнгән.

2022 елның 1 мартыннан 89-ФЗ номерлы федераль законның 14.1 статьясындагы 2 пунктының 2 абзацы нигезендә федераль оператор I һәм II класска караган куркыныч калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә яисә I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтү турындагы шартнамәләр нигезендә I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча операторларны җәлеп итеп һәм I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүнең федераль cхемасы нигезендә гамәлгә ашыра.

I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча эшчәнлекне мәгълүмат белән тәэмин итү максатларында, 89-ФЗ номерлы федераль законның 14.3 статьясының 1 пункты нигезендә, I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасы булдырылган (алга таба – Система), анда I һәм II класска караган калдыклар турында I һәм II класска караган калдыклар белән эш итүнең федераль cхемасына төзәтмә кертү өчен кирәкле һәм Россия Федерациясе законнарында каралган башка мәгълүмат бар.

Системаны эксплуатацияләү тәртибе, системага кертү өчен мәгълүматның составы, мондый мәгълүматны тапшыру формалары, сроклары һәм тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Куркынычлылыкның I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту дәүләт мәгълүмат системасы турындагы нигезләмәне раслау турында» 2019 елның 18 октябрендәге 1346 номерлы карарында билгеләнгән.

Куркынычлыкның I һәм II классларына караган калдыклар белән тиешле эш итүне оештыру буенча барлык мәгълүмати хезмәттәшлек, шул исәптән «ФЭО» ФДУП белән хезмәт күрсәтүгә шартнамәләр төзү буенча да, федераль оператор буларак, Система функционалын кулланып башкарыла.

89-ФЗ номерлы федераль законның 14.3 статьясындагы 6 пункты нигезендә  хуҗалык эшчәнлеге һәм (яки) башка эшчәнлекләре нәтиҗәсендә куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар барлыкка килә торган шәхси эшкуарлар, юридик затлар, федераль оператор, куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итү операторлары, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторлары тулы, дөрес, актуаль мәгълүмат тапшыруны һәм аны Системага үз вакытында урнаштыруны тәэмин итәләр, мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау өлкәсендә Россия Федерациясе закон актлары таләпләрен, шәхси мәгълүматларны, дәүләт серен исәпкә алып урнаштырылырга тиеш.

Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, Системага мәгълүматлар кертү, шулай ук федераль оператор белән куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итү өлкәсендә шартнамәләр (алга таба — шартнамә)  төзү мәҗбүри булып тора.

Хуҗалык эшчәнлеге һәм (яки) башка эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итү милектә яисә башка законлы нигездә булган куркынычлылыкның I һәм II классына караган объектларда мөстәкыйль рәвештә башкарылса, бу хакта Системада тулы, дөрес, актуаль мәгълүмат булуын тәэмин итәргә кирәк.

Куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә шартнамәләр төзү һәм Системада эшләү барышында барлыкка килә торган башка мәсьәләләр буенча 8(495)710-76-51 телефоны яки opvk@rosfeo.ru электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать итүегез сорала.

Системада теркәлү һәм анда эшләү мәсьәләләре буенча кулланучыларга ярдәм итү кысаларында тәүлек буе техник ярдәм күрсәтү хезмәте эшли — телефон: 8(800)755-75-23, электрон почта адресы: support.fgisopvk@rosatom.ru

Системада эшләү буенча аңлатма, шул исәптән кулланучы белешмәлеге һәм видеаңлатма әлеге сылтама буенча урнаштырылган https://gisopvk.ru/

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 24.06.1998 ел, № 89-ФЗ федераль законның 1 статьясы нигезендә, алга таба эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру максатларында калдыкларны унбер айдан артык булмаган вакытка гына туплап барырга мөмкин.

Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була.

КУРКЫНЫЧЛЫКЛЫКНЫҢ I ҺӘМ II КЛАССЫНА КАРАГАН КАЛДЫКЛАР БЕЛӘН ЭШ ИТҮ БАЗАРЫНДА КАТНАШУЧЫ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛЕК

2022 елның 1 мартыннан «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 24.06.1998 ел, № 89-ФЗ федераль законга кертелгән, куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибен билгели торган үзгәрешләр үз көченә керде (№ 89-ФЗ 14.1-14.4 статьялары).

2022 елның 1 мартыннан хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә куркынычлылыкның I һәм II классына караган калдыклар барлыкка килгән төрле категориядәге юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга (алга таба – калдыкларны барлыкка китерүче затлар) карата төрле кагыйдәләр гамәлдә булачак.

Үзләре барлыкка китерә торган I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүче калдыкларны барлыкка китерүче затлар, милегендә яисә башка законлы нигездә I һәм II класска караган куркыныч калдыкларны зарарсызландыру һәм (яки) урнаштыру объектлары булган очракта, I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тоту буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИС ОПВК) https://gisopvk.ru/ мөстәкыйль рәвештә теркәлергә һәм, калдыклар барлыкка килгән мизгелдән башлап аларны зарарсызландыру һәм (яки) урнаштыру мизгеленә кадәр, I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү турындагы мәгълүматны әлеге системага кертергә тиешләр.

Үзләре барлыкка китерә торган I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән мөстәкыйль рәвештә эш итмәгән, шулай ук мондый калдыкларны башка затларга тапшырып барган калдыкларны барлыкка китерүче затлар ФГИС ОПВК https://gisopvk.ru/ системасында теркәлергә, I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор (алга таба – федераль оператор) белән шартнамә төзергә һәм әлеге шартнамә буенча мондый калдыкларны федераль операторга яки федераль оператор билгели торган башка затка тапшырып барырга тиешләр. 

2022 елның 1 мартына кадәр калдыкларны барлыкка китерүче затларга I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча законлы нигезләрдә хезмәтләр күрсәткән (тиешле рөхсәтләре һәм лицензияләре булган) юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар 2022 елның 1 мартыннан башлап калдыкларны барлыкка китерүче затлар белән шартнамәләрне мөстәкыйль төзергә хокуклы түгел һәм, I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча эшчәнлекне дәвам иттерү өчен, I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча оператор сыйфатында ФГИС ОПВК https://gisopvk.ru/ системасында теркәлергә, калдыкларны барлыкка китерүче затлар тарафыннан үзенә тапшырыла торган I һәм II класска караган куркыныч калдыкларны ФГИС ОПВК системасында теркәлгән I һәм II класска караган куркыныч калдыклар белән эш итү буенча операторлар арасында бүлү буенча федераль оператор уздыра торган ачык конкурс процедураларында катнашырга тиешләр.

ФГИС ОПВК системасында теркәлү һәм ФГИС ОПВК белән эшләү буенча аңлатмаларны әлеге сылтама аша карарга мөмкин: https://gisopvk.ru/. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, 8 (800) 755-75-23 телефоны буенча һәм support.fgisopvk@rosatom.ru почтасы аша тәүлек буе түләүсез техник ярдәм күрсәтелә.

Куркынычлылыкның I һәм II классларына караган калдыкларны транспортлау буенча методик күрсәтмәләр әлеге сылтама буенча урнаштырылган: 

https://rosfeo.ru/deyatelnost/federalnaya-sxema-i-gis-obrashheniya-s-otxodami-i-ii-klassov/operatoram-po-obrashheniyu-s-opvk/

Куркынычлыкның I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итүне оештырганда «ФЭО» ФДУП тәкъдимнәре «ФЭО» ФДУП рәсми сайтында, «ФГИС ОПВК и Федеральная схема» бүлегендә әлеге сылтама буенча урнаштырылган:

https://rosfeo.ru/assets/lib/1368/Recomendation_I-II.pdf

Куркынычлыкның I һәм II классларына караган калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә шартнамә төзү өчен кирәкле документлар исемлеге «ФЭО»  ФДУП рәсми сайтында, «ФГИС ОПВК и Федеральная схема» бүлегендә әлеге сылтама буенча урнаштырылган:

https://rosfeo.ru/deyatelnost/federalnaya-sxema-i-gis-obrashheniya-s-otxodami-i-ii-klassov/dokumentyi/.

«ФЭО» ФДУП хезмәткәрләренең эшчәнлек юнәлеше буенча элемтәгә керү белешмәләре әлеге сылтама буенча урнаштырылган:

https://rosfeo.ru/assets/lib/1373/feo_I-II_contacts.pdf.

 

 

Татарстан Республикасы юридик затлары һәм шәхси эшкуарлары игътибарына!

 

Роскомнадзор хәбәр итә: “Персональ белешмәләр турында” 2006 ел, 27 июль, № 152-ФЗ федераль закон 2011 елның 1 июленнән тулысынча үз көченә керде!

 

Роскомнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (Татарстан) искәртә: физик затларның (персональ белешмәләр субъектларының) персональ белешмәләрен эшкәртүче операторлар Физик затларның (хезмәткәрләрнең, пациентларның, абонентларның, клиентларның һ.б.) персональ белешмәләрен эшкәртү турында хәбәрләмәне Роскомнадзорга тапшырырга тиеш (Татарстан Республикасы территориясендә түбәндәге адрес буенча: 420138, Казан ш., Гарифьянов урамы, 28 а, а/я 25).

Персональ белешмәләр субъектларының хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүмат Роскомнадзорның интернет-сайтларында (http://rsoc.ruhttp://16.rsoc.ru) һәм Персональ белешмәләр порталында (http://pd.rsoc.ru), Россиянең ФСТЭК интернет-сайтында (www.fstec.ru) һәм Россия ФИХ сайтында (www.fsb.ru) урнаштырылган.

Белешмәләр алу, операторлар тарафыннан хәбәрләмәләрнең проектларын чагыштыру өчен түбәндәгеләр актив кулланыла: Татарстан Республикасы буенча Роскомнадзор идарәсенең электрон адресы - onopd@gsnrt.ru; тел./факс: (843) 228-59-06, 228-72-92.

Реестрда (http://rsoc.ru/personal-data/register) теркәлмәгән, ләкин персональ белешмәләрне эшкәртүче операторларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 13.11 һәм 19.7 статьяларында каралган административ җаваплылык чаралары кулланыла.

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 27 октябре, 16:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International