Татарстан Экология министрлыгында Ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия утырышы булды

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендә Ришвәтчелеккә каршы тору буенча комиссия утырышы узды. Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.​ Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарының, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы территориясендә ришвәтчелеккә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәлелеге мониторингы.

2.​ 2017 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы прокурорыннан кергән “Ришвәтчелеккә каршы законнар үтәлешенә күзәтчелек нәтиҗәләре турында” информацияне карау.

3.​ Министрлыкның вазыйфаи затлары эшчәнлегендә ришвәтчелек күренешләре турында мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләрен карап, 2017 елның 2 кварталы өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ришвәтчелеккә каршы программасы мероприятиеләренең үтәлеше турында җыелма хисап.

4.​ Министрлыкта Татарстан Республикасы гражданлык хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмләре турында 2017 елда (2016 елның 1 январеннан 2016 елның 31 декабренә кадәрге хисап финанс елы өчен) мәгълүматлар тапшыру срокларын саклауны анализлау нәтиҗәләрен карау.

5.​ Министрлыкта ришвәтчелек торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләрен карау.

6.​ 2017 елның 1 яртыеллыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрү буенча эш нәтиҗәләрен карау.

7.​ “Көньяк-Көнчыгыш ТИдә ришвәтчелеккә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында”.

Мероприятие барышында каралган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшне активлаштыруга һәм ришвәтчелек күренешләрен профилактикалауга юнәлтелгән конкрет чаралар һәм поручениеләр исемлеге эшләнде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Министрлыкта ришвәтчелек торышы буенча җәмәгатьчелек фикерен сораштыру дәвам итә. Анкетаны “Ришвәтчелекә каршы тору” – “Җәмәгатьчелек фикерен сораштыру, анкета узу” бүлегендә узарга мөмкин. Сылтама : http://eco.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm.

Әлеге тикшеренү Министрлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә, шулай ук Министрлыкның вазыйфаи затлары арасында ришвәтчелек күренешләрен булдырмау максатында оператив рәвештә чаралар күрергә ярдәм итәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International