Иделдә су асты аучылыгы спорты буенча ярышлар уза

2017 елның 17 июне, шимбә

Идел елгасы аквториясенең Займище бистәсе районында су асты аучылыгы спорты буенча Россия ДОСААФының 90-еллыгына багышланган ярышлар старт алды. Мероприятиенең оештыручылары булып Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе белән берлектә Татарстан Республикасы Су асты эшчәнлеге федерациясе, ТР ДОСААФ, “Татарстан Республикасы Диңгез җыены” ҖЧҖ тора. Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров мөрәҗәгать итте. “Татарстанда әйләнә-тирә мохиттә тәртип саклауга аерым игътибар бирелә. Хәзер республиканың бөтен территориясе буйлап яр зоналарын һәм сулыкларның төпләрен чистарту буенча акцияләр уза. Уңайлы экологик шартлар Татарстанда шундый дәрәҗәдәге ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә”, - диде Илһам Сабиров. Федерация президенты Алексей Овчинников сөйләвенчә, бу ярышларда Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Минзәлә, Зәй, Яшел Үзән, Әлмәттән спортчылар, шулай ук Россия Федерациясенең Идел буе – Урал округы командалары катнаша. Мероприятие гражданнарны су асты йөзүе, спортның хәрби-гамәли төрләре белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, су асты йөзүе спортын популярлаштыруга юнәлтелгән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International