Кислород - җитәрлек түгел. Харовое күлендә балыкларның күпләп үлү куркынычы.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казандагы Харовое күлендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре, җәмәгатьчеләр һәм Казанда яшәүчеләр җыелды. Балыкларны кислород ачлыгыннан коткару өчен 50дән артык кечкенә бәке тиштеләр. Башта Экология министрлыгының Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе белгечләре Харовое күлендә табигый су пробалары алган иде. “Токсикологик анализ нәтиҗәләре пробаның агулаучан булмавын күрсәтте. Ә менә эрегән кислородның күләме 1,0 мг/дм3дан азрак, бу нормадан түбән ( норма кышкы чорда 4 мг/дм3  кимрәк булмаска тиеш)”, - дип хәбәр итте Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров. Кислород суга атмосферадан үтеп керә һәм сулыкның үзендә үсемлек организмнарының тормыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә өлешчә бүленеп чыга.  Яшел үсемлекләр хлорофилл ярдәмендә углекислый газдан тере матдә төзелеше өчен зарур булган углеродны аералар, фотосинтез юлы белән тирә-юньгә кислород бүлеп чыгаралар, әмма бу процесс тәүлекнең якты вакытында гына бара. Шуңа күрә кыш көне калын боз һәм кар катламы бу очраклар өчен каршылык булып тора. Кислород запасы шулай ук җәйге-көзге чорларда сулык төбендә җыелган үсемлек калдыклары черегәндә дә сарыф ителә. Шунлыктан суда эрегән кислород запаслары бик нык кими – сулыш кысылу нәтиҗәсендә балыклар һәм судагы башка тере организмнар күпләп үлә. Кислород керүне тәэмин итү өчен, бүген кечкенә бәкеләр борауладылар. Алар катмасын һәм суны кислород белән туендыручы чыганак булып озак хезмәт итсен өчен, аларга камыш бәйләмнәре куйдылар.

ТР Экология министрлыгының Аналитик контрольдә тоту буенча махсуслаштырылган үзәк инспекциясе белгечләре кабат су пробалары алды. Су объектының хәлен даими тикшереп тору дәвам итәчәк.

Харовое – Казан эчендәге уникаль күл. Үзенең исемен ул суүсемнәрнең хара дигән сирәк төреннән алган – ул Татарстандагы өч кенә күлдә бар. “Уртак тырышлыклар белән без су объектындагы тереклекне саклап калырга, бу табигый байлыкны яхшыртырга телибез. Безнең проблемага битараф калмаган һәм күлне саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышкан өчен Экология министрлыгына рәхмәт”, - диде җәмәгатьче Нәзилә Альмашева.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International