Экология министрлыгындаТатарстанда Су саклау зоналары елын үткәрү буенча Оештыру комитетының 4нче утырышы узды

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Экология министрлыгы хезмәткәрләре быел су саклау законнары таләпләрен бозуның 1681 очрагын ачыклады. Бу саннар узган елгы күрсәткечләрдән өч тапкыр күбрәк (2015 елда – 536 закон бозу). Нәтиҗәләргә дәүләт инспекторларының көчәйтелгән эше, эшкә җәмәгатьчелек инспекторларын актив җәлеп итү һәм, әлбәттә, кирәкле техник җиһазлар ярдәмендә ирешелде. Геодизик спутник җиһаз, төрле модификацияле катерлар, автотранспорт, пилотсыз очу аппаратлары – болар барысы да оператив һәм нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирде. Экологлар региональ әһәмияттәге су объектларын 100% тикшерделәр. Су янына ирекле үтүне чикләүнең 334 фактын ачыкладылар. 278 объект инде сүтелде. Калган материаллар суд инстанцияләрендә карала.  

Баткан судноларны тикшерү һәм фиксацияләү буенча бик зур эш башкарылды. Экологик экспертиза үткәрелде. 2017 елда аларны, беренче чиратта, су объектының экосистемасына тискәре йогынты ясый торганнарын күтәрү буенча зур эшләр башкарылачак.

Оештыру комитеты утырышында Экология министрлыгының суд приставлвры хезмәте, республика прокуратурасы, Казан һәм Татарстан табигать саклау прокуратуралары, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты, Россия ЭЭМ Казан линия идарәсе белән җайга салынган уртак эшләр билгеләп үтелде. Нокрәт, Идел һәм Чулман елгалары акваториясендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару даими рәвештә контрольдә тотылды. Законсыз – лицензиясез гамәлләр өчен дүрт җинаять җаваплылыгы күреләчәк. Мондый фактларны булдырмас өчен, казылма чыгара торган техниканың урнашу урыннары катгый контрольдә тотыла. Хәзер судагы файдалы казылмалардан файдаланучыларның Глонасс 112 бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тоташуы – мәҗбүри шарт. Утырышта катнашучылар бу шартны үтәмәүчеләрнең лицензиясен гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр.

Су саклау зоналары елында татарстанлыларга су янында ял итү өчен 21 урын барлыкка килде. Башкарылган эшләрнең яхшы үрнәкләре – Нурминкә елгасы яр буе (Кукмара), Ык елгасының яңартылган яр буе (Мөслим), “Казансу” паркы (Арча), аларда төзекләндерү вакытында елга тугайларының табигый балансын торгызу төп момент булып торды. Эшләр Россиядә Экология елы, ә Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә өстенлек биреләчәк 2017 елда да дәвам итәчәк.  

Утырыш барышында түбәндәге докладлар тыңланды: Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасының Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы кысаларында башкарган эше турында Идел төбәкара табигать саклау прокуроры урынбасары Олег Даминов җиткерде; су байлыкларын саклауга юнәлтелгән законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча эш нәтиҗәләре турында Татарстан табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов сөйләде, “Экологик җинаятьләрне ачыклау буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе эшчәнлеге һәм бу өлкәдә башка хокук саклау органнары, шулай ук контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлек” дигән доклад белән   Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин чыгыш ясады. Россия Эчке эшләр министрлыгы Транспорт Казан линия идарәсенең Идел һәм Чулман елгалары объектларында руда булмаган төзелеш материалларын законсыз чыгару фактларына чик кую мәсьәләләрендә ТР Экология министрлыгы белән үзара хезмәттәшлеге турында  Россия ЭЭМ Транспорт Казан линия идарәсенең полиция начальнигы урынбасары Дмитрий Иванов җиткерде. Су саклау зоналары елы кысаларында уздырылган чаралар турында Ростабигать күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Гайнетдинова сөйләде. Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костинның доклады 2016 елда Татарстан Республикасының яр буе территорияләрендә дәүләт җир күзәтчелеге нәтиҗәләренә багышланган иде. Су саклау зоналары елы кысаларында регион дәүләт экологик күзәтчелеге эше нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – тирә-як мохитне саклау өлкәсендә Баш Дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров җиткерде.

Оештыру комитеты эшендә катнаштылар: табигать саклау прокуратуралары, транспорт прокуратурасы, тикшерү комитеты, транспорт полициясе, ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге идарәсе һәм ТР буенча Росреестр җитәкчеләре; профильле министрлык һәм ведомство вәкилләрен дә кертеп, Оештыру комитеты әгъзалары; Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимият органнары, югары уку йортлары, фәнни оешмалар, шулай ук Министрлыкның 8 территориаль идарәсе вәкилләре.

 

ТР ЭТБМ Матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International