Арчада Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе оештырган асфальтта рәсем төшерү конкурсы үткәрелде, анда 7-18 яшьлек мәктәп балалары катнашты. Конкурс эшләре “Татарстанда су саклау зоналары елы”, “Юл йөрү кагыйдәләре”, “Габдулла Тукайның 130 еллыгы”, “Союзмультфильм”, “Әзер бул!” дигән биш номинациядә һәм яшь категорияләренә бүлеп каралды.
Министрлыкның матбугат хезмәте