Экологлар һәм урманчылар «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә берләште

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Татарстанның чиста урманнары” тради­цион табигать саклау акциясе булып узды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Биектау районы Шәһәр яны урманчылыгының “Зәңгәр күл­ләр” урман фонды территориясен җыештырды.

“Бу кишәрлекне без инде берничә ел көздән язга кадәр җыештырабыз. Төрле акция­ләргә студентларны, иреклеләрне, җәмәгать оешмаларын, мәктәп балаларын җәлеп итәбез, – ләкин яңадан килгән саен бер үк хәл күзәтелә, – дип белдерде Экология министрлы­гы­ның экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин. – Урманнарны җыештыру көне – бик яхшы чара,  тик аңа бүгенге өмәдәге хәтле генә халык катнашу аз тоела. Минемчә, бу эш белән һәр кеше көн саен шөгыльләнергә тиеш.”

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International