Һавадан күзәтү вакытында 173 закон бозу ачыкланды

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Табигать саклау законнарының үтәлешен тикшерү максатыннан Татарстанның Алабу­га, Мамадыш, Тукай, Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән, Норлат, Әлки районнары террито­рия­лә­ре вертолеттан күзәтелде. Күзәтүдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – табигать саклау буенча баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Кама буе, Көньяк-көнчыгыш һәм Идел-Кама территориаль идарәләре башлыклары катнашты. Нәтиҗәдә 173 рөхсәтсез җитештерү һәм куллану калдыклары өеме ачыклан­ды.

Территориаль идарә башлыкларына җир кишәрлекләренең ияләрен ачыклау һәм чүплекләрне бетерүне беркетмәләү бурычы йөкләнде. Һавадан күзәтү йомгаклары буенча Министрлык инспекторлары административ йогынты чаралары күрәчәк. Бозулар турында белешмәләр чара күрү өчен югарыда әйтелгән муниципаль берәмлекләрнең башлыклары­на җибәрелде.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International