Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Алабуга районында муниципаль берәмлекләр территорияләрен 2015 елда социаль-экономик үстерү йомгакларына, шулай ук 2016 елгы бурычларга багышланган хезмәт коллективлары җыелышы үткәрде. Алубуганың туристлар җәлеп итү буенча яхшы күрсәткечләре билгеләп үтелде. Министр Фәрит Габделганиев эко-туризмның вариантларын әзерләргә тәкъдим итте. Җыелышта гражданлык җәмгыяте институтына ярдәм, аның белән хезмәттәшлек, халыкның хокукый грамотлыгын күтәрү мәсьәләләре дә күтәрелде.
Министрлыкның матбугат хезмәте