Татарстанда «Яшел Россия» өмәсе үткәрелде

2014 елның 30 августы, шимбә
Бүген Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарында “Яшел Россия” экологик өмәсе үткәрелде. Аның максаты – Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту иде. Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров акцияне Апас районы Әнәле авылында башлап җибәрде, анда чишмә янында агачлар утыртылды.
Министрлык хезмәткәрләре, Казан халкы һәм җәмәгать оешмалары активистлары белән бергә, Кабан күле ярларын “Хәрби шәһәрчек” ягында чүп-чардан тазарттылар.
Акциядә Россия Федерациясенең 80нән артык төбәге, җәмәгать оешмалары һәм хәрәкәтләре, бизнес вәкилләре, әйләнә-тирәлекнең пычрануына битараф булмаган кешеләр катнашты.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International