Экология министрлыгы һәм шәһәр хакимияте вәкилләре Түбән Кама яшьләре белән футбол уйнады

2014 елның 26 августы, сишәмбе
Түбән Каманың “Кояшлы ялан” паркында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Түбән Кама шәһәр хакимияте вәкилләреннән торган “СССР” командасы һәм Түбән Кама яшьләренең җыелма командасы арасында футбол матчы үткәрелде.
“СССР” ягъни “Иң заманча һәм спортчы җитәкчеләр” командасында Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, “Түбән Кама-нефтехим” ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы Эмиль Сираҗетдинов уйнады. Матч “СССР” командасы файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International