Инспекторлар сулык саклау зонасыннан файдалану режимы бозылуны ачыклады

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, җәмәгать инспекторлары белән берлектә, Казан шәһәренең Яңа Савино районына рейд ясадылар. Эшчеләр урамыннан Казансу елгасы яр буена чыгу юлы “Синтез” ишкәк спорты базасы территориясен коймалау аркасында чикләнгән булып чыкты. Шул хокук бозу өчен Россия Федерациясе КоАПның “Гражданнарның гомум кулланыштагы су объектына һәм аның яр буена ирекле бару юлын тәэмин итү шартын үтәмәү” дигән 8.12.1 статьясы буенча 300 мең сумга кадәр штраф каралган.
Санитар-экологик икеайлык барышында Казан шәһәренең Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 120 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланган, 108 беркетмә төзелгән – 7се юридик затларга, 38е – вазифалы, 63е – физик затларга. Быел беренче тапкыр, гражданнарның уңайлы тирәлеккә хокукларын тормышка ашыру эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, табигать саклау буенча җәмәгать инспекторлары институты кертелгән. Татарстан буенча барлыгы 36 җәмәгать инспекторы эшли, шуларның 13е Казан шәһәрендә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International