«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә дүртенче полистирол линиясе ачылды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Бүген “Түбән Кама Нефтехим” предприятиесендә дүртенче полистирол җитештерү линиясе ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Дүртенче линия 2013 елның беренче кварталында төзелә башлаган иде, декабрьдә инде эшләтү-көйләүгә керештеләр. “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Олег Нестеровның әйтүенчә, корылмада полистиролның 13 маркасын чыгару күздә тотыла. Яңа линия предприятиегә тулаем җитештерү күләмен арттырырга һәм продукцияләр шкаласын киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бу көннең предприятие өчен генә түгел, бөтен республика өчен дә күренекле вакыйга булуын әйтте, “Түбән Кама Нефтехим”ның илдәге иң эре предприятиеләр исәбендә торуын ассызыклады.
Чарада шулай ук Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Олег Нестеров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Президентның матбугат хезмәте материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International