«Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә»

2014 елның 18 марты, сишәмбе
Кукмара районы Югары Арабаш авылы урта мәктәбендә “Эзләнү һәм иҗат аша камиллеккә” дигән II фәнни-практик район конференциясе булып узды.
Катнашучыларның эшләре дүрт секциядә каралды:
– “Табигый һәм тарихи һәйкәлләр”;
– “Экологик-биологик проблемалар һәм кеше саулыгы”;
– “Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы алдыннан”;
– “Техник һәм декоратив-кулланма иҗат”.
“Экологик-биологик проблемалар һәм кеше саулыгы” секциясендә катнашучылар шундый темаларны карадылар:
“Төбәктә табигатьтән файдалану проблемалары”, “Экологик проблема буларак туфракта су эрозиясе”, “Табигый чишмәләр”, “Экология + математика”.
Их яхшы эшләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының истәлеклә бүләкләре белән билгеләнде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International