Экологлар кисәтүе буенча Аксубай районында оператив рәвештә чүплек бетерелде

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Алексеевск районы мониторингы барышында Татарстан Республикасы Экология министрлыгы Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Яңа Аксубай авылы янындагы калдыкларны  ташлауны ачыкладылар. Чүуп урыны  мәйданы 100 кв.м. тәшкил итә, чүплек күләме - 60 куб метр.

Яңа Аксубай авыл җирлегенең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү бирелде. Чүплек оператив рәвештә бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International