Татарстанда яшәүчеләр 10 тоннага якын электр калдыкларын утильләштерүгә тапшырганнар

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

«Утильләштерү мәктәбе: электроника» экология акциясе кысаларында 22 һәм 23 майда Татарстанның бюджет оешмалары 3 тоннага якын электр ломы һәм 7 тоннага якын хезмәт иткән электроника тапшырдылар. Җыю Минзәлә, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Казан һәм Алексеевск районында узды. Киләчәктә эшкәртү өчен бөтен электролом махсуслаштырылган экология комбинатына җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән нәтиҗәле файдалану фонды арасында экологик программаларны гамәлгә ашыруда, аерым алганда, «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Программаның төп максаты - халыкка үз вакытында хезмәт иткән техниканы эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирү. Утильләштерү электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча Табигатьтән рациональ файдалану фондының үз куәтләрендә, шулай ук партнерлар предприятиеләрендә башкарыла.

Программада катнашу кагыйдәләре беплән  түбәндәге сылтама буенча  танышырга мөмкин https://eko-fond.ru/electronics/.

Чара экологик тәрбияне үстерүгә, кешенең әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән «Экология» илкүләм  проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International