Экологлар һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре Сарман районының Иске Имән авылында чүплекне ачыклаганнар

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Уртак рейдны Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре үткәрде. Чара кысаларында алар юл сервисы объектларының, төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларының бүленгән полосаларының һәм юл буе полосаларының Сарман районы территориясендә санитар-экологик торышын тикшерделәр. Рейд кысаларында инспекторлар чүп-чар калдыкларын, атап әйткәндә, Сарман районының Иске Имән авылында бетон эшләнмәләр һәм төзелеш, кирпеч ватыкларын рөхсәтсез урнаштыруны ачыклаганнар. Чүпләүнең гомуми мәйданы - 40 кв.м, күләме - 24,2 куб м.

Сарман районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның һәм чүплекләрне бетерүнең ярамаганлыгы турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International