Экология министрлыгы инспекторлары ташландык ябалак баласын коткарды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Азнакайда яшәүчеләр бәләкәй ерткыч кошны күреп алалар. Алар Ык буе территориаль  идарә инспекторларына шалтыраталар һәм шәһәрдә  ябалак кошчыгын бер бина белән янәшә тапканнарын хәбәр иттеләр.  Башта кошчыкны күзәтеп тордылар һәм ана кошның килмәвенә инингач, Экология министрлыгына хәбәр бирделәр. Безнең инспекторлар кечкенә ерткычка ярдәм итәргә чыкты. Табылдыкны  шунда ук ветеринария хезмәтенә китерәләр. Хәзер ябалакка бернинди куркыныч та  янамый. Ветеринарлар әйтүенчә, бу Кызыл китапка кертелгән колакчын ябалак баласы  булырга мөмкин. Хәзер кош баласы безнең Ык буе территориаль  идарә инспекторы Эльза Вәлиева күзәтүе астында. Әлегә аны җибәрергә иртәрәк, чөнки  әле канатка басмаган. Без һичшиксез аның ничек яшәве һәм аны кайчан урманга чыгарырга планлаштыруларыбыз  турында сөйләрбез, ә әлегә - безнең табылган табылдык белән танышыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International