Түбән Кама районында ике ел эчендә ярты миллионнан артык агач үсентесе утыртылган

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районында СИБУРның «Яшел формула» урман-климат программасы кысаларында ылыслы һәм яфраклы үсентеләр утыртуның язгы циклы тәмамланды. Программаны гамәлгә ашыруның ике елында компания 170 гектарга якын җир кишәрлекләрендә 583 мең үсенте утырткан.

«Яшел формула» программасы углекислый газны (имән, кедр, юкә, миләш, нарат) үзләштерүнең оптималь потенциалы булган агач токымнарын күпләп утыртуны, волонтерлык акцияләре үткәрүне, мәктәп урманчылыклары белән хезмәттәшлекне һәм узган еллардагы утырту участокларында карау чараларын үз эченә ала.

Утыртуларның төп күләме Түбән Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан Соболеков шоссесы районындагы урман участокларында башкарыла. Урман хуҗалыгы белгечләре компания белән килешү буенча үсентеләрнең  тернәкләнеп китүен тәэмин итүгә юнәлдерелгән карау чараларын да үткәрәләр.

Өстәмә рәвештә «Түбән Кама нефтехим» хезмәткәрләре, Түбән Кама районы мәктәбенең  «Урман егетләре» һәм шәһәр халкы катнашында волонтерлык акцияләре уздырыла. ТР Экология министрлыгы табигатьтән җаваплы файдаланучы предприятиеләрнең экологик инициативаларын хуплый. Экология министры Александр Шадриков та бу хакта  аерым билгеләп үтте:

 «Республика сәнәгать предприятиеләренең экологик акцияләре системалы чараларга әверелә. Яңа  инициативалар барлыкка килә - шулай итеп Түбән Кама районында «Яшел формула» СИБУРның озак  вакытлы урман климаты программасы кысаларында ылыслы һәм яфраклы токым үсентеләрен утыртуның язгы циклы төгәлләнде. Программаны гамәлгә ашыруның ике елы эчендә компания гомуми мәйданы 170 гектарга якын булган җир кишәрлекләрендә 583 мең үсенте утырткан. Бу яхшы нәтиҗә-чөнки урман утырту соңгы берничә елда Түбән Камада зур  чараларның берсе булды. Шуны да истә тотарга кирәк: күпләп агач утырту-углерод нейтральлеге өчен көрәшүнең перспективалы ысулларының берсе, чөнки урман-парник газларын үзләштерү системасында һәм углерод көйләүдә төп элемент».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International