ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары ике чүплек тапкан

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

 

ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай һәм Балык Бистәсе районнары территорияләренә экологик мониторинг үткәрделәр. Олы Талкыш авылындагы җир кишәрлекләренең берсендә экологлар рөхсәтсез калдыклар урнаштыруны ачыклаганнар. Пычранган  кишәрлекнең гомуми мәйданы 210 кв. м, күләме 21 куб. м тәшкил итә.

Шулай ук чүплекләр Сорочьи Горы авылында Үзәк урамда табылган. Монда пычрану мәйданы 300 кв. м.

Чистай районы Олы Талкыш авыл җирлеге һәм Балык Бистәсе районы Олы Елга авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде

Барлык хокук бозуларны 60 көн эчендә төзәтергә тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International