Буада мәктәп укучыларының «Экология һәм мин» дигән экологик конференциясе үтте

2023 елның 14 апреле, җомга

Буа шәһәренең академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә 6-11 сыйныф укучылары өчен «Экология һәм мин» дигән XXI район экология конференциясе узды. Конференциядә министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе экологлары да катнашты.

Конференция барышында талантлы яшьләр табигый фәннәр өлкәсендә үз идеяләре белән алмашты. Конференциядә катнашучылар алган белемнәрен әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә кулланачаклар.

«Экологны яшәү урыны белән турыдан-туры бәйле булган белгеч дип атыйлар. Хәзер экологларга ихтыяҗ зур. Ул коммерция компаниясендә, төзелеш өлкәсендә, шулай ук әйләнә - тирә мохитне саклау белән шөгыльләнүче оешмаларда да эшли ала», - дип сөйләде эколог һөнәре турында Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

Мәктәп укучылары Экология министрлыгы хезмәткәрләренә бүләкләр һәм эколог һөнәре белән якыннанрак танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International