Татарстанда дала лачыннарын реинтродукцияләү буенча яңа проект эшли башлый

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Экология министрлыгы Татарстан Республикасында дала лачыннарын реинтродукцияләү проектын гамәлгә ашыруга керешә. Бу хакта бүген матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә экология министры урынбасары Ольга Манидичева сөйләде. Матбугат конференциясендә шулай ук «Русский сокол» лачынлы ау һәм ерткыч кошларны саклауны яратучылар берләшмәсе президенты Илдар Еналеев, КФУның биоэкология кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов һәм А.И.Щеповских исемендәге региональ иҗтимагый фонд башкарма директоры Андрей Агарков катнашты. Ольга Манидичева сөйләгәнчә, дала лачыны- ул Халыкара табигатьне саклау союзының, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән кошларның сирәк очрый торган төре. Министр урынбасары болай дип ачыклык кертте: «Безнең республикада  дала лачынының оясы 1974 елда Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының Саралин участогы территориясендә теркәлгән. Шуңа күрә бу сирәк кошның популяциясен торгызу бик мөһим. Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан  дала лачыны популяцияләрен торгызу буенча чаралар күрелә, Камчатка краенда лачыннар гаиләсен реинтродукцияләү һәм кошларны саклау үзәген булдыру ачык мисал булып тора».

Сирәк кошлар тарихы турында тулырак итеп Илдар Еналеев сөйләде. Спикер ачыклык керткәнчә, проектны Кама Тамагы районы территориясендә һәм «Холзан» ерткыч кошларны тернәкләндерү үзәге ярдәмендә тормышка ашыру планлаштырыла. «Холзан»  үзәге ерткыч кошларны тоту, тернәкләндерү һәм үрчетү буенча Россиянең иң зур үзәге булып тора. Кырым Республикасында һәм Свердловск өлкәсендә урнашкан 2 питомник бар. Сирәк очрый торган лачын төрләрен ясалма булдырылган яшәү тирәлегендә үрчетүне һәм аларны кыргый табигатькә чыгаруны, шулай ук экологик программаларны гамәлгә ашыруда методик озата баруны гамәлгә ашыра.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы эксперт советы 2022 елның мартында  Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларының каталогына лачын ауын хуплады.

Проектның фәнни өлеше нечкәлекләрен журналистларга профессор Илгизәр Рәхимов тәкъдим итте. Ул бу яңа проектны гамәлгә ашыру сирәк очрый торган лачын төрләрен популяцияләргә мөмкинлек бирәчәк һәм мондый тәҗрибәне Идел-Кама төбәгенең башка территорияләрендә дә таратырга мөмкинлек бирәчәк, дип игътибарны юнәлтте.

Кама Тамагы районында проектны гамәлгә ашыру планы белән Андрей Агарков уртаклашты. А.И. Щеповских исемендәге региональ иҗтимагый фонд башкарма директоры сөйләвенчә, Татарстан Республикасында лачыннарны реинтродукцияләү проекты «Холзан» үзәгеннән кошларны (парларны) китерү, кошлар өчен хеклар (оялар) урнаштыру, кошларны ашату һәм саклау өчен волонтерларның палаткалы лагерен оештыру, ә аннары аларны табигый яшәү тирәлегенә чыгару күздә тотыла.

Проектны гамәлгә ашыру, волонтерларны җәлеп итеп, галимнәр бергәлегенең фәнни озатуы күздә тотыла.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге проект «Сибур» ГАҖнең «Яхшы эшләр формулалары» грант конкурсында җиңүче булды.

Хәзерге вакытта юл картасы эшләнде, аның нигезендә бу атнада Анатолий Иванович Щеповских исемендәге региональ иҗтимагый фонд һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ арасында килешү имзаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International