Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары экологик-әдәби сәгать уздырдылар

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Чаллы дәүләт педагогика университетында студентлар язучы Михаил Пришвинга багышланган экологик-әдәби сәгать уздырдылар. Экосәгатькә Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләрен чакырдылар.

Чара барышында студентлар презентацияләр күрсәттеләр, анда язучының биографиясен сөйләделәр һәм Михаил Пришвинның үз әсәрләрендә табигый байлыкларны саклау һәм яклау темасын күтәрүче беренче кеше булуын искә төшерделәр. Исегезгә төшерәбез, Михаил Михайлович табигатьне бик яраткан, шулай ук үсемлекләр, шул исәптән чәчәкләр белән җитди кызыксынган.

Кама буе территориаль идарәсе экологлары М.М. Пришвинның биографиясен һәм иҗат тарихын белү өчен викторина-уен уздырдылар. Иң кызыклы презентация әзерләгән катнашучыларны ТР Экология министрлыгыннан истәлекле дипломнар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International