Казанда яшь геологларның Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы ачылды

2013 елның 2 августы, җомга
Бүген Казанда, “Кояшлы” һәм “Аръяк” балалар савыктыру лагерьлары базасында, яшь геологларың IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасы ачылды.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык җитәкчесе Валерий Пак, Россия геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Яшь геологлар олимпиадасы 1 – 10 август көннәрендә уза. Анда Алтай краеннан, Архангельск өлкәсеннән, Амур өлкәсеннән, Башкортстаннан, Бурятиядән, Воронеж, Иркутск, Калининград, Кемерево, Киров өлкәләреннән, Краснодар, Красноярск крайларыннан, Липецк, Магадан өлкәләреннән, Мәскәүдән, Мәскәү, Новосибирск, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Пермь, Диңгез буе крайларыннан, Ростов, Самар, Свердлов өлкәләреннән, Татарстаннан, Томск, Тула, Төмән, Чиләбе өлкәләреннән, Чуашстаннан, Ярославль өлкәсеннән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Украинадан һәм Таҗикстаннан 40 команда катнаша. Татарстаннан ике команда.
Ачылу кыр олимпиадасында катнашучыларның тантаналы маршы белән башланды. Шуннан соң барлык катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
“Бөтен Россиядән һәм БДБ илләреннән шундый абруйлы делегацияләр кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә. Минемчә, геолог сезнең илләр өчен бик тә кирәкле профессия. Бу безнең киләчәгебез. – диде ул. – Татарстанда бу юнәлештә күпмедер тәҗрибә тупланган. Сезне Татарстан җирендә чын күңелдән тәбриклим һәм ярышларда уңышлар телим. Иң көчле җиңсен!”
Җир асты байлыкларыннан файдалану федераль агентлыгы исеменнән барлык катнашучыларны Валерий Пак тәбрикләде. “Бу олимпиадада катнашучыларның күбесе бәлки укуларын шушы искиткеч һөнәр буенча дәвам итәр һәм аның белән гомерен дә бәйләр, – диде ул. – Мин инде геология белән 30 елдан артык шөгыльләнәм һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем, чөнки ул Россия байлыгының нигезе булып тора.” Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары шулай ук яшь экологларның IX Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасын анда катнашучылар гомерлеккә истә калдырыр, дигән өмет белдерде.
“Без шундый гүзәл республикада җәйге гүзәл көндә җыелдык. Монда өйрәнерлек нәрсәләр бар, Татарстанның яшь геологларына горурланырлык нәрсәләр дә бар, – диде үз чиратында Россия геология җәмгыяте президенты Виктор Орлов. – Сез Җир планетасын һәм кояш системасының барлык планеталарын өйрәнә торган бик тә кызыклы һөнәргә аяк басасыз. Затлы миссия бу. Шуңа күрә мин сезне игелеккә, дуслыкка өйрәнергә һәм беткесез чималлар иле булган Россия гражданы булырга чакырам. Дәүләтебезнең куәтен нәкъ менә геологлар тәэмин итү белән горурланыйк.”
“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары – баш геологы Рәис Хисамов әлеге вакыйганы күренекле дип атады. Быел Татарстанда нефть чыганаклары эшкәртелә башлауның 70 еллыгы билгеләп үтелә, узган чорда республика территориясендә 3 миллиард тоннадан артык нефть чыгарылды, – дип белдерде ул.
Соңында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм яшь геологларның IX Бөтенроссия кыр олимпиадасы кунаклары катнашучы командалар әзерләгән казанышлар күргәзмәсен карадылар.
Шул ук көнне “Кояшлы” лагеры янындагы территориядә кыр торлагы оештыру һәм техник куркынычсызлык буенча ярышлар үткәрелде.
“Татар-информ” агентлыгы материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International