«Барслар – безнең республика символы», – Рөстәм Миңнеханов «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәген төзү буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасына эш визиты белән килде. Эш сәфәрендә аны ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков озатып йөрде.  Визит кысаларында Татарстан Президенты һәм регион башлыгы Олег Хорохордин «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәген төзү буенча киңәшмә үткәрде. Үзәк республиканың Майминск районында «Карым» комплексы территориясендә урнашачак, аның мәйданы 9 мең гектардан артып китәчәк.

Рөстәм Миңнеханов лаборатория-тикшеренү комплексы һәм вольерлар урнашачак мәйданчыкларны карады. «Барс – безнең республика символы. Проектыбызны гамәлгә ашыруның гамәли өлешенә күчәргә кирәк. Без актив эшли башларга тиеш. Документлар әзерләү, экспертиза үткәрү, төзелеш эшләренә рөхсәт алу һәм төзелешкә керешү өчен өч ай вакытыбыз бар. Безнең бурыч – көзгә кадәр эшләтеп җибәрү, проектлау, эшләр графигы һәм төзелешкә күчү. Безнең өчен иң катлаулы бурыч – баш санын тәэмин итү», –дип билгеләде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук проектны гамәлгә ашыру барстан башлана, киләчәктә үзәктә башка сирәк хайваннарны да торгызачаклар, дип ассызыклады. Алар арасында манул, Монгол дзерены, Алтай тау бәрәне, кабаргага, Себер тау кәҗәсе бар.

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков үткәрелгән проект алды эшләре турында сөйләде. Табигать саклау ведомствосы башлыгы билгеләп үткәнчә, «Ак барс» фәнни үзәген төзүнең беренче этабына ветеринария блогы, хуҗалык блогы, ашханә, тыюлык зонасында административ бина һәм ак барсларны саклап калу өчен вольерлар кергән. Икенче этапта фәнни һәм торак блок төзү күздә тотыла, өченчесендә – барлык төр хайваннарны үрчетү өчен вольерлар.

Олег Хорохордин Татарстан Президентына Алтай Республикасы территориясен сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. «Барсларны исәпкә алу нәтиҗәсендә Алтай Республикасында әлеге сирәк очрый торган җанвар төркеменең тотрыклы булуы һәм үсешкә омтылуы ачыкланды. Бу ерткычның кыргый табигатьтә кешеләр белән очрашу очраклары ешайды. Димәк, ак барска Алтай тауларында уңайлы, һәм без алга таба да шулай булсын өчен бөтен көчебезне куячакбыз», – диде Алтай Республикасы башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, Үзәкнең фәнни бурычы – хайваннарның торышын мониторинглау, аларны ясалма үрчетү, яраланган яки зәгыйфьләнгән кыргый хайваннарны тернәкләндерү ысулларын эшләү.

Чара «Экология» илкүләм проектының «Биологик төрлелекне саклау һәм экологик туризмны үстерү» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм Россия Табигать министрлыгы тарафыннан хупланган һәм Россиядә ак барсны өйрәнү, торгызу һәм реинтродукцияләү үзәкләрен булдыру буенча комплекслы чаралар планы проектына кертелгән. Проект Татарстанның ак барсны торгызу үзәгенең дәвамы булачак. «Ак барс» үзәген төзү проектының максатлары – имезүчеләрнең сирәк төрләрен саклау, тернәкләндерү һәм реинтродукцияләү, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, шулай ук экологик-агарту эшчәнлеге. Мондый фәнни-тикшеренү үзәге дөнья дәрәҗәсендәге үзәк булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International