ТР экология министры урынбасары Нурлат районында мөмкинлекләре чикле кешеләр көненә багышланган чараларда катнашты

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр республикада Халыкара сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көненә багышланган Инвалидлар  ункөнлеге уза. Әйтик, бүген Нурлат шәһәре Халыклар дуслыгы йортында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен  «Игелек бүләк ит!» исемле  бәйрәм оештырылды. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР экология министры урынбасары Ольга Манидичева мөрәҗәгать итте: «Барысына да күңел тынычлыгы, рух ныклыгы,  яхшылык һәм җылылык телим. Алар бит тормышыбызны бер-беребезгә карата игелекле итә». Министр урынбасары экологик чараларда актив катнашкан балаларга ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырды.

Шулай ук министр урынбасары эш сәфәре кысаларында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында алар экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International