Бөгелмә районында яшәүчеләрнең уяулыгы нәтиҗәсендә экологлар хокук бозучы эзенә чыкты

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Калдыкларны туфракка ташлау турындагы хәбәр ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә килде. Телефон камерасына тәртип бозуны Бөгелмә районы кешесе теркәгән. Видеода КамАЗ маркалы автомобильнең Подлесный поселогында калдыкларны ташлавы күренә.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә  экокологлары урынга чыкты. Территорияне тикшерү барышында 200 кв.м мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек табылган. Автотранспорт чарасының хуҗасын билгеләү һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту өчен Бөгелмә районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлегенә запрос җибәрелгән.

Инспекторлар ачыклаганча, гаепле - КамАЗ йөртүчесе.  Экологлар кисәтүе буенча, ул хокук бозуларны бетерергә тиеш. Күрсәтелгән таләпләр үтәлмәгән очракта, Бөгелмә шәһәр судына калдыклар ташлау рөхсәт ителмәгән урынны  чистартуга мәҗбүр итү турында дәгъва гаризасы җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International