«Безнең белән аер» экология дәресен экологлар Казанның мәктәпкәчә балалары өчен уздырды

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Чималны  икенчел куллану, чүп-чарны дөрес  итеп сортларга  аеру һәм утильләштерү турындагы экология дәресен Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «Керпе» 44 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрде. Балалар чүп-чарны дөрес итеп сортларга аерырга, эшкәртелгән чималдан нәрсәләр ясап булганлыкны һәм чүпләрнең ничә еллар таркалуы турында белеләр. Безнең экологлар өчен махсус рәвештә  экология модасы  күрсәттеләр.  Модада «Буратино» әкиятеннән костюмнар, Золушканың бал күлмәге, «Рио-де-Жайнеро» күлмәге, парижанка һәм рок-артист күлмәге күрсәтелде, шулай ук хатын-кызлар татар милли костюмы да игътибарсыз калмады. Гадәти булмаган киемнәр полиэтилен сумкалардан, пакетлардан, пластик тәлинкәләрдән, тастымаллардан ясалган. Ә безнең инспекторлар өчен педагоглар «Керпе экомаршруты» буенча мини-экскурсия оештырдылар. Тәрбиячеләр уеннар өчен экопочмакны, «Art студия» рәсемнәр һәм «Әбием бәхете» почмагын күрсәттеләр. Педагоглар сүзләренчә, мондый чаралар балаларның экологик фикерләвен үстерә һәм экологияне өйрәнүгә кызыксыну уята. «Безне балаларның әйләнә-тирә мохитне саклауда кызыксынулары шатландыра», - дип билгелиләр алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International