Кечкенә балалар өчен экоатна. Теләче районы балалар бакчасында берничә чара үткәрелде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Теләче районының 2 нче балалар бакчасында ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре катнашында экологик атна үткәрелде. Бу атна кысаларында инспекторлар төрле форматтагы берничә экологик дәрес уздырдылар. Мәсәлән, «Песнәк көне» мастер – классында өлкән төркемдәгеләр ташландык материалдан җимлекләр ясаганнар, ә кече һәм урта төркем балалары икенче чималдан эшләнгән костюмнар коллекциясен экомодада тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, балалар өчен интеллектуаль уеннар һәм конкурслар оештырылды. Мәктәпкә  әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр үз белемнәрен «Урман белгечләре» викторинасында сынадылар. Балаларга 9 биремгә җавап бирергә кирәк иде. «Табигатьне саклаучылар» һәм «Яшь экологлар» командаларына бүленеп, җиңү өчен баллар туплап, дөрес җаваплар бирделәр. Уен нәтиҗәләре буенча Төньяк территориаль идарә экологлары катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Педагоглар билгеләп үткәнчә, балаларның игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итеп һәм балаларда табигатькә сак караш тәрбияләп, җәмгыятьтә экологик юнәлешле буын үсеше турында сөйләргә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International