Татарстан экологлары казанлыларга галимнәр булырга булыша

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Кичә кич белән «Урам» Казан экстрим-паркы янындагы футбол кырларында «Шәһәрдә һәм Казансуның һавасын тикшерәбез» мастер-классы узды. «Шәһәрлеләр-галимнәр» тугызынчы дәресе кысаларында казанлылар экспертларга шәһәрдә һава сыйфаты, атмосфераның пычрануын мониторинглау турында актуаль сораулар бирә һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту өчен нинди чаралар күрелүе белән кызыксына алды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан атмосфера һавасын саклау бүлеге башлыгы Алия Гәрәева чыгыш ясады, ул соңгы 30 елда атмосфера һавасының сыйфаты үзгәрүе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, атмосферага пычраткыч матдәләр чыгару 582 мең тоннага кимегән. Моннан тыш, ул ведомствоның эш үзенчәлеген җентекләп аңлатты, һаваны саклау чаралары һәм Министрлык үткәрә торган табигатьне саклау буенча акцияләр турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International