Экологлар Ютазы районында нефть ташучы машина катнашындагы юл-транспорт һәлакәте урыныннан туфрак пробаларын алды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсенә «Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте» аша Азнакай-Ютазы автомобиль юлында булган авария нәтиҗәсендә нефть агуы турында хәбәр килде. Кәрәкәшле авылыннан ерак булмаган урында  Scania бензин ташу машинасы кюветка чыга, нәтиҗәдә, нефть ага. Инспекторлар экология күзәтчелеген тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, тиз арада урынга чыкты һәм туфрак пробаларын алды. Пычранган урынның гомуми мәйданы 25 кв.м җитә. Юл-транспорт һәлакәте урынына нефть аккан урынны чистарту техникасы, коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм хезмәте дә килде. Машина йөртүче хастаханәгә озатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International