Бүген Россиянең Идел буе төбәкләре Европаның иң зур һәм тулы сулы елгасы – Идел көнен бәйрәм итә. Әйдәгез, аларны бергәләшеп котлыйк!

2022 елның 20 мае, җомга

Инде иртәгә, 21 майда илнең төп елгасын экологик яктан котларга мөмкин булачак: Казанда «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән, ярларны чистарту буенча акция узачак

Ул 11:00 сәгатьтә башлана һәм казанлылар яраткан Казан Кремленә карап тора торган «Түбән елга аръягы» шәһәр пляжында (Пролетарская ур.) узачак, ул Казансу елгасы Иделгә койган урынга туры килә. Чарада активистлар, волонтерлар, танылган спортчылар, экология оешмасы вәкилләре, музыкантлар, массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре һәм битараф булмаган гражданнар катнашачак. Акция иң актив волонтерларны бүләкләү белән тәмамланачак, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Мәйданчыкта фуд-зона, күңел ачу программасы мәйданчыклары һәм мастер-класс зоналары эшләячәк. Ә формаль булмаган өлеш төбәкләрнең популяр коллективлары катнашындагы концерт белән тәмамланачак.

«Россия суы» бөтенроссия акциясе бөтен ил буенча уза һәм аның ярдәмендә елгалар, күлләр, буалар чистара, елга ярлары тәртипкә китерелә. Татарстанда бу акциягә аеруча җаваплы мөнәсәбәт сизелә, халык күбрәк шундый юнәлештәге экологик волонтерлыкка тартыла. «Әлеге акция иң яратып кабул ителгәннәреннән берсе булды, чөнки Татарстан – күп сулы төбәк, безнең республика территориясенең 6,4% өлеше су белән капланган һәм һәр татарстанлы безнең елгалар, күлләр һәм аларның чисталыгы һәркемнең экологик активлыгына бәйле икәнен аңлый. Яр буйларын җыештырырга чыккан кеше беркайчан да чүп ташламый. Без бөек илебез халкын, Россия халкын экология активистлары сафына басарга чакырабыз. Чөнки су объектлары, аларның чисталыгы безгә бәйле, һәм, әлбәттә инде, бу безнең киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Татарстан узган ел «Россия суы» акциясендә беренче урынны алды, әмма бу төп максат түгел иде, безнең төп бурыч – без яшәгән җирдә һәрвакыт чиста булсын өчен тәртип урнаштыру. Барыгызны да актив катнашырга чакырабыз. Экология-берләштерә!» - дип, Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков барлык татарстанлыларны да акциягә кушылырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, «Идел көне»н бәйрәм итү традициясе 2008 елда Түбән Новгородта барлыкка килә. Ә узган ел 21 майда Европаның иң зур елгасы ярларында «Экология» илкүләм проекты кысаларында беренче тапкыр экология акциясе узды, анда катнашучылар 10 тонна чүп җыеп алды.

Акцияне икенче ел рәттән Россия Федерациясе Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Россия суы» ирекле акциясе ярдәмендә «Илкүләм приоритетлар» коммерциясез автоном оешмасы оештыра.

Бу юлы төп чаралар Казан, Түбән Новгород, Самара һәм Волгоградта узачак. Акциядә катнашучы һәр шәһәрдә чын экология фестивальләре узачак. Һәр төбәктә Идел яр буенда өмәләр үткәреләчәк, көн дәвамында балалар һәм яшьләр өчен интерактив мәйданчыклар һәм зоналар эшләячәк, алар су объектлары акваториясенә пычраткыч матдәләрнең йогынтысы турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк, шулай ук калдыкларны сортларга аеру кагыйдәләренә өйрәтәчәк. «Идел көне»ндә катнашучылар өчен күңел ачу программасы каралган, аңа фотога төшү зонасы, музыка, викторина һәм экология бүләкләрен уйнату кертелә.

«Идел көне» акциясендә катнашучы һәркем Илне генераль җыештыру стратегия инициативасы кысаларында, елга ярларын чистартып кына калмыйча, истәлекле бүләкләр алу өчен дә тырыша һәм активлыгы өчен баллар алу мөмкинлегенә ия була ала. Баллар гади биремнәрне үтәгән өчен бирелә, мәсәлән, #нацпроектэкология һәм #деньволги2022 хэштеглары астында социаль челтәрләрдә әлеге акция турында сөйләргә мөмкин. Җыелган балларны стикерпакларга, термаль шешәләргә, билгә куела торган сумкаларга, футболкаларга һәм акция символикасы төшерелгән башка истәлекле экология атрибутларына алыштырырга мөмкин булачак.

«Акциянең төп максаты – Идел буе шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм калган россиялеләрнең игътибарын елга экология системасының сизгерлегенә юнәлтү, шулай ук туган як табигатен саклауның мөһимлеге турында искәртү. Узган ел Идел көнендә Идел буенда яшәүче 2,5 меңнән артык битараф булмаган кешене берләштерә алдык, 2022 елда без акциягә тагын да күбрәк катнашучыны җәлеп итәргә уйлыйбыз, киләчәктә бу тәҗрибәне илнең башка елгаларына карата кулланырга да исәплибез», – дип, «Илкүләм приоритетлар» автоном коммерциясез оешмасының генераль директоры София Малявина үз фикерләре белән уртаклашты.

«Идел – Россиянең Европа өлешендәге йөрәге, аның төп су артериясе. Идел ярлары буенда Россия Федерациясе халкының өчтән бер өлеше яши, ә бассейн төньяктагы Пермь краеннан башлап, Әстерхан өлкәсенә кадәр 39 субъектны үз эченә ала. Иделнең әһәмияте чыннан да зур. Миллионлаган кешенең сәламәтлеге генә түгел, ә икътисадның мөһим өлкәләре, шул исәптән, авыл хуҗалыгы, энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык та аның иминлегенә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә Иделнең чисталыгын саклау бик мөһим. Без «Идел көне»нең чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әйләнүен телибез, шуңа күрә «Россия суы» акциясе кысаларында әлеге истәлекле вакыйгага багышланган күп кенә өмәләр узачак. Түбән Новгород, Самара, Казан һәм Волгоград үзәк мәйданчыклар буларак билгеләнә. Бу чараларга, шулай ук бу елга планлаштырылган 13 мең җыештыру эшенә теләге булган һәркем кушыла ала», – дип аңлатма бирде РФ Су хуҗалыгы комплексын үстерү үзәге директоры Илья Разбаш.

«Идел Көне-2022» акциясендә катнашу өчен тулырак мәгълүмат белән деньволги.рф сайтында танышырга һәм теркәлергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International