Санитария-экология икеайлыгына арадаш йомгак ясалды

2022 елның 20 мае, җомга

Санитария-экология икеайлыгы башыннан алып күзәтчелек органнары 4 909 хокук бозу очрагын ачыклаган (шуларның 3 757се бетерелгән), 2 039 беркетмә төзегән, 4,676 млн.сум күләмендә административ штраф салган. Рөхсәтсез рәвештә калдыклар ташланган 3 753  урын ачыкланган, шуларның 3 027 (80,7%) бетерелгән.

Муниципаль берәмлекләр икеайлыкның башыннан алып, 487 мең куб.м. каты көнкүреш калдыгы чыгарган, территорияләрне чистартуга 642 меңнән артык кеше һәм 18 мең махсус техника җәлеп ителгән, 636 меңнән артык агач һәм куак утыртылган, юллар, тукталыш павильоннары чистартылган.

Автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосалардан транспорт комплексы предприятиеләре 5 970 куб. м каты көнкүреш калдыкларын җыйган, көн саен өмәдә 654 кеше катнашкан һәм 216 махсус техника җәлеп ителгән.

Ачыкланган хокук бозулар турындагы мәгълүмат барлык элемтә каналлары аша Республиканың экология мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлегенә керә. Барлыгы 3180 хәбәр килгән.

«ЭКОВЕСНА 2022» бәйгесенең «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинациясенә арадаш нәтиҗәләр ясалды:

- шәһәр тибындагы бистә, район үзәге, авыл категориясенә кергән муниципаль районнар арасында:

1 урын – Биектау районы

2 урын – Теләче районы

3 урын – Балык Бистәсе районы

-шәһәр статусына ия муниципаль районнар арасында:

1 урын – Әлмәт районы

2 урын – Кукмара районы

3 урын – Нурлат районы

- шәһәр округы статусына ия булганнар арасында:

1 урын – Казан шәһәре

2 урын – Чаллы шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International