Бүгенге көндә халык экологиягә бик җитди карый

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры әйләнә-тирә мохитне мониторинглауның мөһимлеген ассызыклады. Нәкъ тә менә ул атмосфера һавасына һәм сулыкларның өске катлавына йогынтыны киметү буенча кирәкле чаралар турында карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу мәгълүмат һава торышы начар булган көннәрдә аеруча актуаль. 2021 нче елдагы 365 көннең 180е шундый иде.

2021 елда Министрлык Түбән Каманың сәнәгать зонасында мониторингны көчәйтте. Автомат станцияләренең һәм лабораторияләренең мөмкинлекләре киңәйтелде, шулай ук Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Түбән Кама филиалы лабораториясе 57 млн.сумга җиһазландырылды. Һавада очучы органик матдәләр концентрациясен үлчәү өчен хромато-масс-спектрометрик комплекс урнаштырыла һәм файдалануга тапшырыла, ә күчмә контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыру өчен атмосфера һавасы һәм сәнәгать калдыкларындагы 59 төрле пычраткыч матдә концентрациясен билгеләргә мөмкинлек бирә торган портатив газ хроматографы булдырыла.

Билгеле бер матдәләр исемлеген киңәйтүне исәпкә алып, үткәрелә торган үлчәмнәр саны сизелерлек дәрәҗәдә артачак. СЭМОС программасы комплексы ярдәмендә автомат станцияләреннән һәм сәнәгать тәҗрибә лабораторияләреннән алына торган белешмәләр географик мәгълүмат системасында «Татарстан Республикасының Экологик картасы»на кертелгән. Рөхсәт ителгән концентрацияләрнең нормадан арту очраклары теркәлсә, кызыксынган хакимият органнарына һәм предприятиеләргә һаваның сыйфаты начарлануга карата тиз арада җавап бирүне тәэмин итү өчен белдерүләр килә. Министрлык, күзәтү зоналарын киңәйтү өчен, килешү кысаларында, «Нижнекамскнефтехим» ААҖнең 5 автоматик постыннан һәм «Татнефть» ААҖнең 3 постыннан мәгълүмат ала. Бу – предприятиеләрнең халык алдындагы иттимагый-җаваплы сәясәтенең ачык мисалы. Александр Шадриков эре шәһәрләр өчен автотранспорт калдыклары мәсьәләсенең элеккечә үк актуаль булып калуын билгеләп үтте. Ул 2021 елда 2000нән артык техника газ ягулыгына күчерелде диде. Ә бу атмосфераны пычратучы матдәләрнең елына 3,7 мең тоннага кимрәк булуын белдерә. Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләрен анализлау һавадагы пычраткыч матдәләрнең елдан-ел кими баруын күрсәтә. Су объектларына килгәндә, узган ел 37 меңнән артык анализ алынган. Табигатьне саклау чаралары ярдәмендә нормадан арттыру очраклары санының ел саен кими баруы күзәтелә. «Татарстан Республикасы елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту» дигән яңа проект шулай ук су объектларының сыйфатын үзгәртүгә юнәлдерелгән. Ул Россия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Николаевич Чернышенко җитәкчелегендәге Татарстанның социаль-икътисади проектлары исемлегендә әйдәп баручы буларак игълан ителгән.

Проект берничә этаптан тора. Башта Казансу елгасы мисалында фәнни-тикшеренү эшләре башкарырга кирәк. Су җыю мәйданын өйрәнү буенча эшләр Рус география җәмгыятенең региональ гранты кысаларында финанслануга тәкъдим ителгән, ә тикшеренүләрнең икенче этабын гамәлгә ашыру өчен Россия Фәннәр академиясенең әйдәп баручы белгечләрен җәлеп итү планлаштырыла. Беренчел тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, шул исәптән, республиканың башка су объектларында киләчәктә дә тиражлау өчен чараларның өстенлекле комплексы оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International