Александр Шадриков иң амбицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен ресурслар җитәрлек булуын белдерде

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

«Бүгенге көндә республика территориясендә гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгару өчен гамәлдәге 315 лицензия бар. Ачыкланган бер еллык запасларының үсеше 300 млн.куб.м тәшкил итә. Кытлык юк. Иң амбицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен ресурслар җитәрлек! Узган ел җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлеген файдаланудан алынган керемнәр шактый, ягъни 137 миллион сумнан артык булды», - дип хәбәр итте йомгаклау коллегиясендә экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. Бу эштә гомумтаралган файдалы казылмалар хәрәкәтен «Недра» бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасында исәпкә алу мөһим булып санала. Ул файдалы казылмалардан рациональ файдалануны тәэмин итүгә, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләүнең дәүләт системасы эшенә юнәлтелгән.

«Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның лицензия шартларын бозу мәсьәләсе кискен кала бирә: узган ел шундый 138 очрак ачыкланган. Җир кишәрлекләрен авыл хуҗалыгы категориясеннән сәнәгать категориясенә күчерү мәсьәләсен аерым билгеләп үтәм. Җир асты байлыкларыннан файдалануның төбәк объектларын республиканың территориаль планлаштыру системасына кертү бу процедураны гадиләштерүдә бер вариант булып тора», - дип ассызыклады министр. «Җир асты байлыклары турында»гы законны бозучылар да бар. 2021 елда хокук саклау органнары гомумтаралган файдалы казылмаларны коммерция максатларында куллану фактларын ачыклаган. Александр Шадриков бозылган җирләр тиешле халәткә китерелергә – рекультивацияләнергә тиеш, дип билгеләп үтте.

«Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү – безнең алда торган тагын бер мөһим бурыч. Шуңа бәйле рәвештә, халыкны су белән тәэмин итүнең үзәкләшкән су алу җайланмалары лицензияләнгән булырга тиеш», - дип басым ясады ведомство башлыгы. Бакчачылык ширкәтләренең судан файдалануны лицензияләве 2019 елдан бирле алып барыла. Бүгенге көндә җир асты суларын алуга 1664 лицензия бирелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эзләү-бәяләү эшләрен үткәрүгә гаризалар биргән районнарның күбесе чыганакларны үзләштерү буенча алга таба чаралар күрми. «Быел су алу җайланмаларының торышына ревизия ясау программасы кысаларында Татарстанның 12 районында эш алып барырга планлаштырабыз. 2024 елга кадәр чараларны үткәрү өчен 40 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Без Республика Президентына бу ярдәм өчен рәхмәтлебез», - дип нәтиҗә ясады табигатьне саклау ведомствосы җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International