Казанның ИT-паркында Юниорларның бөтенроссия су форумы уза

2021 елның 19 ноябре, җомга

Бүген ИT-парк мәйданчыгында III Юниорларның бөтенроссия су форумы ачылды. Килеп туган санитар-эпидемиологик хәл аркасында чара онлайн-форматта уза. Видеоконференцэлемтә буенча Казан мәйданчыгына 85 төбәктән 500дән артык катнашучы, шулай ук илебезнең әйдәп баручы галимнәре һәм су тармагы экспертлары кушылган.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Табигать министрлыгының Су ресурслары, табигатьтән файдалану һәм федераль мөлкәт белән идарә итү буенча дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры Роман Минухин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе киңәшчесе Илья Разбаш һәм «Экологик проектлар консалтингы институты» коммерциясез автоном оешмасы директоры Наталья Давыдова мөрәҗәгать итте.

Форумны ачып, Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы – Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәкләренең берсе, безнең республика территориясенең 6,4% якын өлеше су белән капланган, ә су ресурслары – транспорт өчен дә, тулаем, икътисадның барлык тармаклары эшчәнлеген тәэмин итү өчен дә кирәкле иң мөһим энергия чыганагы. Спикер табигатьне саклау ведомстволарындагы хезмәттәшләренә һәм Россия Табигать министрлыгы вәкилләренә «Экология» илкүләм проекты кысаларында проектларны гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Нәкъ менә экологик агарту бүген барлыкка килә торган барлык экологик мәсьәләләрне тулысынча хәл итү өчен нигез булып тора. Татарстанда гражданнарның экокультурасын арттыруга зур игътибар бирелә. Бүген барлык муниципаль районнарда 103 экология үзәге эшли, анда, махсус эшләнгән укыту әсбаплары буенча, экология дәресләре алып барыла. Шулай ук укучылар һәм студентлар Министрлыкның экология-аналитика лабораторияләреннән һәм әйләнә-тирә мохитне экологик мониторинглауны башкарганда без ала торган барлык мәгълүматлардан турыдан-туры файдалана ала», – дип сөйләде Александр Шадриков. 

Роман Минухин үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында күп кенә экологик проектлар гамәлгә ашырыла: «Бу социаль проектлардан башлап шимбә өмәләренә кадәр, эковолонтерларны җәлеп итеп башкарыла торган зур эш. Быел гына да 270 мең татарстанлы экологик акцияләрдә катнашты. Гражданнарның актив позициясе аркасында Татарстан «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектында катнашу буенча бөтен Россиядә алдынгы урында тора. Әгәр бөтен Россия турында сөйләсәк, акциядә катнашучыларның өчтән бер өлеше – татарстанлылар. Шундый актив алым аркасында Россиядә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектында катнашучы һәр өченче кеше – безнең республикада яши. Татарстан монда алдынгы урында тора. Юниорларның бөтенроссия су форумының ТРда узуы очраклы хәл түгел.

Форум кысаларында бүген беренче тапкыр «сорау-җавап» форматында сессия-диалог узды, анда яшь белгечләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды. Бу уникаль су объектларын саклау проблемалары да, саклана торган табигать территорияләрен, микропластикларны булдыру һәм үстерү дә, табигатьтә бара торган янаулар да һ.б. проблемалар. Шулай ук катнашучылар яшьләрнең су бергәлекләре проектлары һәм цифрлаштыру трендлары турында да фикер алышты. Мәгариф өлкәсендә иҗтимагый-дәүләти партнерлык, региональ һәм локаль экология мәсьәләләре буенча секцияләр узды.

«Безнең бурыч – үсеп килүче буын белән даими диалог алып бару. Яшьләр гаҗәеп идеяләр җиткерә һәм форум экспертлар мәйданчыгына әверелә, анда без кызыклы проектлар һәм тәкъдимнәр турында фикер алышабыз. Без су ресурсларын саклау һәм торгызу темасына бәйле барлык инициативаларны һәм проектларны хуплыйбыз», – дип билгеләп үтте Федераль су ресурслары агентлыгы җитәкчесе киңәшчесе Илья Разбаш. 

Форум иртәгә ябыла. Балалар халыкара сессиядә катнашачак. Форум йомгаклары буенча җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен файдалана алырлык грантлар алачак. 

Билгеләп үтик, форумның төп максаты – мәнфәгатьле егетләрне һәм кызларны Россия Федерациясе су хуҗалыгы комплексын үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү, шулай ук яшь буынны экология өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча Россия юниорларының илкүләм су конкурсы кысаларында проект эшчәнлегенә җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International