Беренче сыйныф укучылары бүген «яшел сукмак»ка аяк басты

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

«Ж.А. Зайцев исемендәге 122 нче гимназия» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучылары өчен Үзәк территориаль идарә инспекторлары экологик дәрес уздырды. Балаларга экологик культураның нәрсә икәнлеген, әйләнә-тирәгә сакчыл карашта булырга һәм нинди кагыйдәләргә буйсынырга кирәклеген аңлаешлы һәм ачык итеп аңлаттылар. Министрлык инспекторлары Татарстан мәктәпләрендә традицион рәвештә үткәрә торган шундый экологик дәресләрнең төп максаты – балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. «Яшел йорт» дип аталган символик исемгә ия экологик дәресне беренче сыйныф укучылары сирәк хайваннар һәм кошлар дөньясы белән танышу буларак та истә калдырачак. Балаларга Кызыл китап турында сөйләделәр һәм табигаттьтә юкка чыгып баручы төрләр белән дә кыскача таныштырдылар. Ә гамәли белем сыйфатында экологлар, адашмас өчен, урманда үз-үзеңне ничек тотарга дигән киңәш бирде. Дәрес ахырында балаларга татар телендә «Яшел сукмак» дип аталган уку әсбаплары тапшырдылар һәм аларга укуларында уңышлар теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International