Экологлар Казан дәүләт аграр университеты студентлары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча очрашу үткәрде

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

Эшне нәрсәдән башларга һәм табигатьне саклау юнәлешендә ничек иң яхшы белгеч булырга? ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре Казан дәүләт аграр университетының «Урман хуҗалыгы һәм экология» факультеты студентлары белән очрашуда шул хакта сөйләде.  ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский балаларга республикада нинди экология-агарту чаралары үткәрелүе турында сөйләде, ведомствоның эшчәнлегенә, функцияләренә һәм бурычларына аерым тукталды. «Республикабызның киләчәге нинди булуы бездән тора. Шуңа күрә хәзердән үк эшкә урнашу турында уйланырга кирәк, чөнки ул турыдан-туры сезнең бүген алган белемегезгә бәйле», - дип билгеләп үтте министр урынбасары. Очрашуда Дәүләт экология күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Алексей Полюшков та чыгыш ясады. Ул күзәтчелек эше һәм экологлар хокук бозучыларга каршы көрәштә куллана торган методлар турында сөйләде. Ә дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Зөлфия Галиева студентларны эшкә урнашу шартлары белән таныштырды һәм аларны Министрлыкка практикага узарга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International