Югары Ослан районы мәктәбендә кызыклы экология дәресе үткәрелгән

2021 елның 15 октябре, җомга

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре чүпләрнең төрләре, аларны утильләштерү һәм икенче тапкыр файдалану турындагы белемнәрне киңәйтү максатында, Татар Борнашы урта мәктәбе укучылары өчен «Чүп – ул табигатьнең дошманы» дигән экология дәресе үткәргәннәр. Дәрес кысаларында экологлар мавыктыргыч викторина үткәргән, анда балалар катлаулы экологик сорауларга җавап биргән, кроссвордлар һәм мәсьәләләр чишкәннәр. Балалар калдыкларны сортлау һәм чүп-чарны предметларга, эшләнмәләргә һәм аксессуарларга әверелдерү турында белгәннәр.

«Без, экологик культура формалаштыру һәм калдыкларны сортларга аеру күнекмәләрен үстерү өчен, бөтен шартларны тудырырга һәм шундый чараларны оештырырга тырышабыз», – дип билгеләде Үзәк территориаль идарә белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International