Егор Тарнавский Казан инновация университеты студентлары белән очрашу үткәрде

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация институтында экологлар «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Техносфера куркынычсызлыгы» факультеты студентлары белән очрашты. Укучылар алдында ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский чыгыш ясады. «Хәзерге вакытта әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш тренд кына түгел, ә бәлки инде зарурлык буларак кабул ителә һәм Сез, булачак эколог һәм идарәчеләр, моны барыннан да яхшырак аңлыйсыз», – дип сәламләде министр урынбасары. Егор Александрович балаларны Министрлык эшчәнлеге белән таныштырды, су ресурсларын саклау, атмосфера һавасын мониторинглау, калдыклар белән эш итү һәм экологик белем бирү өлкәсендә алып барылган эшләр турында сөйләде. Чарада студентларга дәүләт экология күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Алексей Полюшков һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Зөлфия Галиева үз эшләре турында сөйләде. Очрашу ахырында ведомство белгечләре укучыларның сорауларына җавап бирде һәм үзләрендә практика узып, эшкә урнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International