Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән «Дюраселл Раша» ҖЧҖ киләчәктә батареялар җыю буенча комплекслы инфраструктура төзүдә хезмәттәшлек турында фикер алышты

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков «Дюраселл Раша» ҖЧҖ федераль инфраструктурасы башлыгы  Александр Пестеров белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, компания республикада  2019 елда  Татарстан Хөкүмәте белән төзелгән килешү нигезендә батарея җыю буенча комплекслы инфраструктура төзүгә багышланган сынау проектын гамәлгә ашыра. Төп максат – торак-коммуналь хуҗалык системасында, мәктәпләр һәм ваклап сату кибетләрендә батарея калдыклары белән эш итү өлкәсендә Татарстанны үрнәк итеп күрсәтү, экологик яшәү рәвешен популярлаштыру аша халыкның экологик яктан грамоталылыгын арттыру.
«Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының проект старт алган беренче көннән үк теләктәшлек итүе кыска вакыт эчендә комплекслы инфраструктура нигезен төзергә мөмкинлек бирде. Шул рәвешле бүген Татарстан мәктәпләренә кулланылышта булган батареяларны жыю өчен махсус әрҗә һәм пакетлар урнаштырылган. 2019 елдан башлап укучылар тарафыннан барлыгы 78 тонна  сафтан чыккан туклану элементы җыелган», – дип билгеләп үтте компания вәкилләре. Моннан тыш партнерлар сәүдә челтәрләрендә 88 җыю пункты, күпфатирлы торак йортларда 330дан артык контейнер булдырган һәм бу саны арттырыга җыенабыз, дип өстәде спикер.
Александр Шадриков үз чиратында «Дюраселл Раша» ҖЧҖ нәтиҗәле уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде, куелган максатларны тормышка ашыруда унышлар теләде. «Батареялар җыюның комплекслы системасын оештыру заманча инфраструктура булдырырга этәргеч бирә, калдыклар белән куркынычсыз эш итүне тәэмин итә, шулай ук юкка чыгарылган җитештерү һәм куллану калдыклары өлешен дә арттыра. Сезнең тарафтан экология юнәлешендә бик зур эш алып барыла. Икенчел чималны жыю укучыларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә экологик яктан тәрбияли», - диде министр.
Очрашу азагында яклар проектны 2023 елга кадәр тормышка ашыру юлларын билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International