Балалар Арча районына экологик походка юл тоткан

2021 елның 30 июле, җомга

«Туган як сукмаклары буйлап» – Арчада шундый исем астында чара узган, аның барышында «Незримая стража» клуб берләшмәсе балалары экологик походка киткән. Чарада Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, «Ашыт» ДТКТ һәм ТР Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты белгечләре катнашкан. 

Клуб формированиесе хезмәткәрләре балаларга үсемлекләрнең шифалык үзенчәлекләре турында сөйләгән, ә «Ашыт» тыюлыгы белгечләре кызыл китапларга кертелгән тереклек ияләре, аларның тышкы кыяфәте һәм яшәү рәвеше турында сөйләгән. Укучылар үсемлекләр дөньясын өйрәнүдә актив катнашкан һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны биргән. Шулай ук балаларга «Игелекле эшләр көндәлеге»н алып бару биреме бирелгән, аңа көз көне нәтиҗә ясалачак һәм табигатьне иң актив саклаучылар бүләк алачак. 

«Балаларга тере табигать белән аралашырга, үсемлекләр һәм хайваннарны күзәтергә кирәк. Аланда, койма буйларында, урманда үсә торган үсемлекләр танып-белү өчен бай материал бирә. Шулай итеп, балалар әйләнә-тирә мохит һәм аның закончалыклары белән якынрак таныша», – дип билгеләп үткән Төньяк территориаль идарә белгече Фирдәвес Латыш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International